

Англиянең Брейнтри шәһәрендә яшәүче бер хатын үзен салкын тигәндәй хис иткән. Йокларга яткан һәм тормышының соңгы 20 елында булган вакыйгаларны (үзенең туен, якын туганнары үлемен) тәки исенә төшерә алмаган.
43 яшьлек Клэр Маффет-Рис ире Скотт белән 1995 елда танышкан. Шул вакыттан алып алар бергә. Джек һәм Макс исемле уллары бар. Хатын журналист булып эшләгән.
2021 елда беркөнне Клэр үзен начар хис иткән. Икенче көнне аны малае уятырга тырышкан, әмма хатын уянмаган. Клэрны дәваханәгә салганнар һәм ИВЛ аппаратына тоташтырганнар. Соңрак аны махсуслаштырылган клиникага күчергәннәр. Анализлар тапшырганнан соң невропатологлар хатында энцефалит аркасында баш мие ялкынсынган дигән нәтиҗәгә килгән. Клэр терелә алмаска да мөмкин дип фаразлаган табиблар. Әмма дәвалау ярдәм иткән һәм 16 көннән хатын үзаллы сулыш ала башлаган.
Хатынның беренче сүзләре: “Песиләр ничек?” – дип яңгырый. Клэрга мәчеләрне дару эчертеп йоклатуны сөйлиләр. Берсен күп еллар элек, берсен – Клэр чирләргә бер атна кала. Шул вакытта Клэрның соңгы 20 елын хэтерләмәве ачыклана.
Клэр танышларын һәм туганнарын йөзгә таный, әмма күп вакыйгаларны хәтерләми. “Ирем Скоттны танымасам, ул моны ничек кичерер иде икән? Аңа һәм үземә карап, йөзләребездәге җыерчыкларны хәтерләмәвем – бик сәер халәт”, – ди хәтерен югалткан хатын. Балалары барлыгы исендә, әмма аларны ничек табуын, туган көннәрен, мәктәпкә төшүләрен, нинди ризыклар яратуларын, ә кайсыларын яратмауларын бөтенләй хәтерләми ул.
Энцефалитның кире йогынтысы икән ул хәтерне югалту. Невропатологлар Клэрның хәтере кайтыр һәм ул барын да исенә төшерер дип бер гарантия дә бирми.
Хатын COVID-19 таралуын да оныткан. 2005 елның 11 сентябрендәге терактларны да хәтерләми...
Чыганак: lenta.ru