Дөньяда ниләр бар?
28 гыйнвар 2022, 13:04

Дүрт көнлек эш атнасына күчү бәхәсләре тынмый

Сәясәтчеләр һәм икътисадчылар дүрт көнлек эш атнасына күчү турындагы фикерләрен берничә ел инде яңгыраталар. Тормышка ашарлыкмы бу хәл, әллә юкмы?

Дүрт көнлек эш атнасына күчү бәхәсләре тынмыйДүрт көнлек эш атнасына күчү бәхәсләре тынмый
Дүрт көнлек эш атнасына күчү бәхәсләре тынмый

Бу хактагы уй-фикерләре белән Русия иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев агымдагы атнада үзәк басмаларга биргән әңгәмәдә бүлеште. Әйтүенчә, Русиядә чагыштырмача күптән түгел генә алты көнлек эш атнасы гамәлдә иде. Бүгенге көндә исә без моны табигый гайри хәл итеп кабул итәбез. Кайбер дәүләтләр 4 көнлек эш атнасын гамәлгә керткән дә инде. Әмма безнең илгә моңа икътисади алшартлар өлгерүенә һәм гомуми икътисади хәлләргә таянып кына күчәргә кирәк булачак, дип саный Дмитрий Медведев. Ул шулай ук алшартларның берсе буларак дистанцион эшләү барлыкка килүен билгеләде. SuperJob эш эзләү буенча онлайн-сервис сораштыру Русиядә яшәүчеләрнең чирек өлеше (34%), керем кимүеннән хафаланып, 4 көнлек эш атнасына күчүдән шүрли икән. 44 % идеяне хуплаган. Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 63 проценты дүрт көнлек эш атнасы эчендә 5 көнлек эшне башкарып чыга алуын белдергән. 24 процент кире мөнәсәбәтен белдергән. Дмитрий Медведев 4 көнлек эш атнасына күчү хезмәткәрләрнең хезмәт хакларына тискәре йогынты ясарга тиеш түгеллеген ассызыклады. Әйткәндәй, якты киләчәктә эш атнасы кимеячәге, эш сәгатьләре кыскарачагы турында Советлар чорында да сөйлиләр иде. Ул чорда ук җитештерү өлкәсенә роботлар кертеләчәге, аларның кеше эшен үз өсләренә алачаклары, шулай ук акыл белән эш итүче техника-технологияләр пәйда булачагы фаразлана иде. Шуңа күрә бу кинәт бер көнне генә килеп туган яңалык түгел. Кешелек дөньясы гомер бакый шуңа омтылып яшәгән түгелме соң?..

Фото: mbk-test-proxy.appspot.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас