+21 °С
Болытлы


“Мин бирегә кичке сәгать 5тә килдем, эш сменамның беренче ярты сәгатендә тәүге игезәкләр туды. Бер-ике сәгатьтән соң тагын бер пар игезәк дөньяга аваз салды, бераздан өченче пар игезәкләр дә туды”, – ди Уэсли медицина үзәге хезмәткәре табиб Кейтлин Твист.
Бәби тудыру бүлеге директоры Келли Фредин күп пациенткалар берьюлы берничә бала таба дип хәбәр иткән, әмма бер көн эчендә шулкадәр игезәкләр – рекордка якын. Иң мөһиме – барысы (ә болар 9 малай һәм 5 кыз) да исән-сау туган.
Чыганак: lenta.ru