

26 гыйнварда Белоруссиягә Русия десантчылары барды. 21 гыйнварда аларга Русиянең үзйөрешле артиллериясе барып җиткән иде. Шушы ук көнне РФ оборона министрлыгы Белоруссиягә хәрби күнегүләр үткәрү өчен Ерак Көнчыгыштан С-400 “Триумф” ике дивизион зенит ракета системаларын озатты. 23 гыйнварда Русия хәрбиләрен һәм коралларын төягән тагын бер эшелон барды.
2021 елның ноябрь ахырында Русия һәм Белоруссия лидерлары Владимир Путин белән Александр Лукашенко уртак күнекмәләр үткәреләчәген белдергәннәр иде. Ул чакта Русия президенты маневрлар февраль-март тирәләрендә үтәчәк дип хәбәр иткән иде. Хәрби күнекмәләр февральдән башланачак.
Александр Лукашенко хәрби күнекмәләр дөньяда хәрби-сәяси вакыйгалар кискенләшкән, Европада шул исәптә Белоруссиянең көнбатыш һәм көньяк чикләрендә, киеренкелек арткан шартларда үтәчәк дигән белдерү ясады. Күнекмәләр Польша, Балтыйк буе илләре һәм Украина көчләренә каршы тору буенча барачак.
Европа белән АКШ Русия һәм Белоруссиянең хәрби күнегүләр үткәрергә җыенуына хәвеф белән каравын белдерде. Атап әйткәндә, Литва оборона министрлыгы НАТОдан Русия хәрбиләреннән яклау сорарга җыенган. Литва Русия белән Белоруссиянең уртак хәрби күнекмәләр үткәрүен илгә турыдан-туры куркыныч белән яный дип саный. АКШ исә, хәрби күнекмәләр үткәрү Мәскәүгә Украинага төньяк юнәлештән һөҗүм ясау мөмкинлеген бирәчәк дип, бүрәнә аша бүре кууын дәвам итә.