

Шушы көннәрдә Еврокомиссия Украинага 1,2 миллиард евро күләмендә финанс ярдәм пакеты тәкъдим иткән. Еврокомиссия җитәкчесе Урсула фон дер Ляйен сүзләренә ярашлы, бу акчалар Мәскәү белән конфликтка бәйле Киевка үз финанс чыгымнарын капларга җитәчәк. Гомумән, Евросоюз Киевка 6 млрд. евро күләмендә грант бирергә әзер булуын белдерә.
Америка исә былтыр декабрьдә Украинага 200 миллион долларлык өстәмә хәрби ярдәм хуплаган. Вашингтонның Киевка ату кораллары, боеприпаслар, медицина корылмалары, радиолокацион күзәтү чаралары тапшырачагы билгеле булды. Шушы көннәрдә генә АКШтан Украинага янә 80 тонна корал килгән. Украина оборона министры белдерүенчә, хәзер алар АКШтан дүртенче партия корал көтәләр.