Дөньяда ниләр бар?
27 гыйнвар 2022, 09:05

Пальмаларны кар сырган

29 ел эчендә беренче тапкыр Төркиядә кар яуган.  буран 21 гыйнвардан алып дулаган.

Пальмаларны кар сырганПальмаларны кар сырган
Пальмаларны кар сырган

Кар нигездә илнең төньяк-көнбатышында, бигрәк тә Истанбулда, ишеп яуган. Моңарчы бу кадәр кар күрмәгән калада транспорт хәрәкәте катып калган. Шулай ук  җирле аэрпортларда эшләр тукталган. Әнкара белән Истанбул арасындагы трасса берничә сәгатькә ябылган. Һава минус 2 градуска кадәр төшкән. Бу исә андагы уртача гыйнвар күрсәткеченнән 4—6 градуска салкынрак.

         Мәрмәр диңгезенең кайбер төбәкләрендә кар 60 сантиметрга кадәр яуган. Ил көньягындагы кайбер авыллар да көрт эченә чумган.

         Кар бураны шулай ук Төркиянең күршесе Грециягә дә ябырылган.  Илнең берничә төбәге кар астында калган. Афина шәһәрендә автобус һәм тимер юл эшчәнлекләре тукталган.  25 гыйнвар бөтен ил буенча ял көне дип игълан ителгән.  Даруханәләрдән тыш, хәтта шәхси предприятиеләр дә эшләмәгән.  Буран руль артында калган йөзләрчә кешенең юлын бикләгән. Хәрбиләр аларга су, азык һәм одеаллар китергән.

         Быел кар Русиядә дә ишеп яуды, шөкер. Без кар явуына күнеккән халык инде, ә менә җылы якта яшәүчеләр өчен чынлап һәлакәткә тиң инде бу хәл. Кар хәтта гарәп илләрендә төшкәли. Быел 1 гыйнварда Мисырда кар катыш боз яуган иде. Бәлки боларның барысы да табигать аномалияседер, алай да барысын да яхшыга юрыйк. Кар ул илләрдә элек тә төшкәләгән бит.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас