Дөньяда ниләр бар?
27 гыйнвар 2022, 09:27

НАТО шашына

Русия белән Украина чиге буенда хәрби киеренкелек арту сәбәпле бер төркем илләр: АКШ, Бөек Британия, Австралия һәм Германия Украинадагы илчелекләреннән хезмәткәрләрен эвакуацияләчәкләре турында белдерде.

НАТО шашынаНАТО шашына
НАТО шашына

Көнчыгыш коллегаларыннан соң Япония чит ил эшләре министрлыгы да борчылуын белдерде. Япония хөкүмәте, Русия-Украина чигендә хәл-вакыйгаларның кискен төс алуы сәбәпле, Украинадан үз гражданнарын чыгару мәсьәләсен өйрәнә башлаган.

Русия бу хәлләргә тәмам аптырашта калды. АКШның Украинадагы илчелегеннән хезмәткәрләрен эвакуцияләү турындагы карары сәер һәм уйланылмаган дип белдерде РФ Чит ил эшләре министрлыгы.

Менә шундый белдерүләр ясалган мәлдә, НАТО Көнчыгыш Европада чираттагы тапкыр хәрбиләрен арттырырга тотынды. Ул альянсның хәрби-һава һәм хәрби-диңгез көчләре составыннан өстәмә гаскәрләрен Болгария һәм Балтыйк диңгезенә озату турында карар кабул итте. Мәсәлән, Дания Балтыйк диңгезенә фрегат һәм дүрт F-16 истребителен озаткан. Испания исә истребительләрен Болгариягә озатуны хәстәрләргә тотынган. Германия дә алардан калышмый. Ул февральдән Румыниядә көньяк юнәлеш буенча НАТОның күктән патрульлек итүенә актив кушылмакчы. АКШ президенты Джо Байден белдерүенә караганда, Америка властьлары Балтыйк буе һәм Көнчыгыш Европа илләрендә меңнәрчә солдатларын урнаштыруны планлаштырган.

Америка, Русия Украинага һөҗүм итәргә җыена дигән сафсата белән, Көнбатышны котыртуын дәвам итә. Имеш тә, Русия озакламый Украинага бәреп керергә планлаштыра. Мәскәү исә агрессив планнары булуын даими рәвештә кире кагып тора. Русия Чит ил эшләре министрлыгы белдерүенчә, Мәскәү һөҗүм итәргә җыена дигән сүзләр артына яшеренеп, Киев һәм Көнбатыш провокацияләр әзерли.

Мәгълүм булуынча, былтыр Русия АКШ һәм НАТО белән хәвефсезлек гарантияләре буенча килешү проектларын игълан иткән иде. Мәскәү НАТОның арытаба Көнчыгышка таба киңәюен, Украинаны блокка кушудан һәм элекке Советлар Союзы республикалары җирлегендә хәрби базалар урнаштырудан баш тартуларын таләп итте. Документларда НАТОның ракеталарын Русия чикләренә якын урнаштырмавы һәм Көнчыгыш Европада альянсның хәрби көчләрен алуы таләп ителә.

Көнбатыш, гадәтенчә, Русиянең тәкъдимнәренә колак салмады — кире какты. Атап әйткәндә, НАТОның генераль секретаре Йенс Столтенберг кораллы конфликт чыгу очрагында альянс әгъзаларының бер-берсен яклаячаклары турында белдерде. Шулай булуга карамастан, Русия, аеруча Кушма Штатлардан, үзенең тәкъдимнәренә язма җаваплар көтүен белдерде. Әгәр АКШ белән НАТО безнең таләпләрне санга сукмаса, Мәскәү үзенең Европадагы хәвефсезлеген башка чаралар белән яклаячагын белдерде.

Фото: nation-news.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас