Дөньяда ниләр бар?
27 гыйнвар 2022, 10:13

Градскийны талаган акчага машина сатып алган

Ул 2021 елның декабрендә вафат булган иде.

Anatoly Lomokhov / Global Look PressAnatoly Lomokhov / Global Look Press
Фото:Anatoly Lomokhov / Global Look Press

Җырчы һәм композитор Александр Градскийның тол хатыны Марина Коташенконы талаган һөҗүмче урланган акчаларның 10 миллионын алуын сөйләгән.

Хокук саклау органнарындагы чыганак белдерүенчә,  моңарчы Коташенко үзе талауны оештырган дигән фараз  хәзер төп  фикер түгел. Бу хакта тоткарланган беренче хөҗүмче Умед Җабборов күрсәтмә биргәндә сөйләгән. Хокук саклау органнарында белдерүләренчә, җинаятьчеләрне йорттагы бер  хезмәтче (ул – талаучыларның якташы) җәлеп иткән.  

Тикшерүчеләр фикеренчә, схемада 4 кеше  җәлеп ителгән булган.  Бәлки, алар массакүләм мәгълүмат чараларындагы мәгълүматларга таянып эш иткәндер. Градскийның  үлеме хакында ишеткәч, алар, берникадәр вакыт үткәч,  җырчының йортын таларга уйлаган. Тикшерүчеләр шуны да әйтә: йортта күпме акчалар барлыгын талаучылар белмәгән.

Һөҗүмнән соң караклар акчаларны үзара бүлешкән дип фаразлана. Жабборовка 10 миллион сум тәти, 2 миллион сумга ул Toyota Camry автомобиле сатып ала һәм Самара өлкәсенә юл тотмакчы була. Әмма кире Мәскәүгә әйләнеп кайта. Соңрак ул танышларыннан Таҗикстан белән чикне ничек узарга икәнлеген белешә башлый һәм полициядән тотыла. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас