

Англиянең Нортфлит шәһәрендә бер гаиләдә 75 ел дәвамында тик малайлар гына туган. Һәм менә 1947 елдан башлап тәүге тапкыр Маева исемле кыз бала дөньяга килгән.
Маеваның 100 яшьлек карт картәнисе Гвен Смит күптән көтеп алынган кыз балага аеруча сөенгән. Аның туган көненә гаиләнең 5 буын туганнары җыелган. Кунаклар арасында Смитның 5 оныгы, 8 оныкчыгы һәм аларның 6 балалары килгәннәр.
Смит 1921 елның 8 февралендә туган. 16 яшендә ул Рон исемле егет белән таныша, 1940 елда аңа кияүгә чыга. Туйдан соң Ронны Берләшкән Корольлекнең инженер гаскәрләре составында 5 елга чит илгә җибәргәннәр. Кавышканнан соң Гвен белән Рон Глория һәм Сандра исемле ике кыз тәрбияләп үстергән.
Чыганак: lenta.ru