Дөньяда ниләр бар?
26 гыйнвар 2022, 07:46

“Күземә яшьләр килә...”

Дальнобойщик Александр Яңа ел алдыннан юлда ватылып кала.

kursk.bezformata.comkursk.bezformata.com
Фото:kursk.bezformata.com

Курскида яшәүче 41 яшьлек Александр Коноплянников  гомере буе дальнобойщик булып эшли. Русиянең барлык шәһәрләрендә дә булган диярлек, әмма Кырымда бер тапкыр гына булган, анда да узып барышлый. Бу юлы да ул  утрауга эш буенча килгән. Курскидан Севастопольгә күченүче гаиләнең мебельләрен күчергән. Кайтыр юлда трасса уртасында аның фурасының двигателе ватыла. Ул көч-хәл белән Симферопльгә кадәр барып җитә һәм шәһәр чатларының берсендә туктый.

–Мин декабрь ахырында килдем. Күз алдыгызга китерегез, бер көннән – Яңа ел, ә мин салкын машинада туңып утырам. Бу шәһәрдә беркемем дә юк. Беркем ярдәм итә алмый, хәтта телефонда интернет та юк, чөнки  сим-картам башка төбәктә рәсмиләштерелгән, – дип сөйли Александр.   

Шулай да водитель югалып калмый, яңа сим-карта сатып ала, туганнарына хәбәр итә. Алар аңа акча  җибәрә, әлбәттә, әмма ул гына җитми. Шуңа күрә Александр үз көче белән машинасын ремонтларга кирәк дигән карарга килә. Моның өчен ул эшкә урнашып, акча эшләргә уйлый. Фурасында Александр йоклый, ризык әзерли, Яңа елны каршы ала. Берничә атнадан соң дальнобойщик туктаган районда яшәүче бер ир аңа ярдәм итәргә уйлый.

–Мин аңа бәлагә таруымны сөйләдем. Шуннан соң ул  машинамны фотога төшерде, телефон һәм карта номерын язып алды. Кешеләрдән миңа ярдәм итүне үтенеп, социаль челтәрләрдәге бер пабликка пост язган. Күңелем белән 5 мең сумлап җыелыр дип көткән идем, әмма бер көн эчендә  минем картамда 338 мең сум акчалар пәйда булгач, мин шок кичердем! Шундый ярдәм хакында хыяллана да алмадым, күземә яшьләр килә хәтта...

Водитель сүзләренчә, бөтен илне айкап чыкса да, бу кадәр шәфкатьле һәм миһербанлы кешеләрне очратканы булмаган. Акчалар җыюны 25 гыйнвар иртәсендә туктатсалар да,  Александрга әле булса ярдәм итү теләге белән шалтыраталар. Җыелган акчаларны ул фурасын ремонтлар өчен тотынырга ниятли. Артып калганын Кырымдагы берәр хәйрия фондына күчерәчәкмен, ди ул.

Соңгы чорда социаль челтәрләр тәэсирендә  кешеләр усаллашты дип сөйләргә яратабыз. Әмма бу очракта социаль челтәрләрнең никадәр зур көчкә ия икәнлеге аермачык күренә. Кешеләр дә ул кадәр каты күңелле һәм рәхимсез түгел икән ләбаса...

Чыганак: kp.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас