

Күпләребезнең олы яшьтәге туганнарыбыз заман гаджетлары белән куллана белми, алар еш кына ярдәм сорап балалары яисә якыннарына мөрәҗәгать итә. АКШ президенты Джо Байденның 40 яшьлек кызы Эшли да бу хәл белән якыннан таныш икән. Смартфон кулланганда кыенлыклар килеп туган очракта Ак йорт башлыгы нәкъ аңа мөрәҗәгать итә, ди.
79 яшьлек Америка лидерына катлаулы техника белән эш итүдә ярдәм кирәклеге аңлашыла да. АКШның башка президентларын ул яшь буенча гына узып китмәгән, кызыклы хәлләргә таруы буенча да ул - беренче урында. Байден еш кына кешеләр исемнәрен, даталарны һәм атамаларны бутый.
Мәсәлән, декабрьдә ул берничә тапкыр АКШның вице-президенты Камала Харрисны ил президенты дип атаган, социаль челтәрләрдә дөнья күргән видеомөрәҗәгатьтә америкалылар “әйбәт 2020 елга” өмет итә ала дигән. Хәтта “омикрон”ны да “омикроном” дип йөртә...
Хәер, америкалыларның юмор хисе бар, алар шаяра белә. Әлеге хилафлыкларны да елмаеп шулай кабул итәләрдер, бәлки. Ә менә бездә ил яисә дәүләт башлыклары ялгышса, нәрсә булыр иде икән?
Чыганак: kp.ru