Дөньяда ниләр бар?
26 Января 2022, 06:12

828 метр биеклеккә ничек менде икән?

Батырчылык иткән бит әле...

Сезнең алдыгызда фотомонтаж түгел, бу –  чын фото, Emirates Airlines  авиакомпаниясенең реклама клипыннан реаль кадр. Британиядә яшәүче каскадер ханым Николь Смит-Людвиг  Берләшкән Гарәп әмирлекләренең Дубай шәһәрендә урнашкан дөньядагы иң биек бина (828 метр)  Бурдж Халифаның башында басып тора.  

Авиакомпания стюардессалары формасын кигән Смит-Людвиг Дубайда үтәчәк “Экспо-2020” күргәзмәсенә Emirates Airlines самолетлары белән очып килергә чакыра. Пандемия сәбәпле аны башта узган елның көзенә, аннары быелның кышына күчерделәр.

Соңгы айларда бу инде икенче шундый ролик. Смит-Людвиг кулларына “Мин һаман монда әле” дип язылган плакат тоткан. Плакатның да үз роле – аның артында Никольне башняга беркетеп торган трос яшеренгән. Каскадер хатын ара-тирә күргәзмә хакындагы плакатларны алмаштырып тора. Ә съемканы янәшәдәге дроннан башкарганнар.

Чыганак: kp.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас