Дөньяда ниләр бар?
25 гыйнвар 2022, 15:10

Шул көнне үк эштән киткән

Чөнки кинәт баеган.

Oli Scarff / National LotteryOli Scarff / National Lottery
Фото:Oli Scarff / National Lottery

Бөекбританиядә яшәүче ир лотереяга 2 миллион фунт стерлинг (209 миллион) откан да шул ук көнне эшеннән киткән.

61 яшьлек Ян Блэк заводтагы төнге сменадан кайтып барышлый гәзит сатып алыр өчен кибеткә керә. Кассада лотерея билеты да ала. Улбәхетле булып чыга, шатлыгыннан ул откан сумманың нольләрен исәпли алмый азаплана.

Дулкынланган эшче көтелмәгән сөенече  хакында хатыны Сандрага сөйләр өчен өенә ашыга. Йортына якынлашу белән ул, бер нәрсәне төгәл ачыкларга кирәк дип,   хатыныннан тышка чыгуын үтенә. “Карале, мин беркайчан да бу кадәр нольләр күргәнем юк иде. Кайтып җиткәнче шикләндем, бу чынлап та 2 миллион фунтмы?” – дип сорый  Блэк хатыны Сандрадан.

Откан сумманың никадәр күп икәнен аңлагач та, Блэк эштән китәргә була. Начальнигына шалтырата та, иртәгә  дә,  атна буена да эшкә килмим, башкача заводка барып  йөрмәсмен, ди. Аптырашта калган начальнигы моның сәбәбен сораша, Блэк исә лотереяга зур сума акча отуын әйтә.

Сандра белән Блэк лотерея акчаларының бер өлешен этләрен дәвалауга тотынырга ниятли. Аннары җир сатып алып йорт төзергә, Сандрага яңа машина һәм 75 дюймлы телевизор алырга планлаштыра. Шулай ук ир белән хатын 5 балалары һәм 10 оныкларына йорт-фатирлар алышырга булышырга уйлый.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас