

Ленинград өлкәсе Иҗтимагый палатасының рәисенең беренче урынбасары Владимир Петров Русия хезмәт министры Антон Котяковка салкын тидергән хезмәткәрләр өч көн дәвамында больничный ачтырмыйча гына өйдә үзаллы дәвалансын дигән тәкъдим белән чыккан.
Петров аңлатуынча, әлеге башлангыч медикларга коронавирус эпидемиясе вакытында арткан нагрузканы кыскартырга юнәлтелгән. “Табиблар барлык көчләрен һәм вакытларын белешмәләр кәгазьләр тутыруга багышларга мәҗбүр”, – ди җәмәгатьче. Аннары, гади ОРВИ белән поликлиникага килгән авырулар чиратта коронавирус та йоктырырга мөмкин, дип өсти ул. Бу идеянең тагы бер уңай ягын атады ул. Ул – Мәҗбүри медицина страховкалау фонды чыганакларын да бераз экономияләү.
Шул ук вакытта Петров хезмәткәрнең эш бирүчесе тарафыннан нинди дә булса санкцияләргә тарттырылмавы мөһим дип белдерде.
Чыганак: lenta.ru