Дөньяда ниләр бар?
22 гыйнвар 2022, 13:00

Италияга китәбезме әллә?

Италиянең Сицилия төбәгендә яңа ремонт ясалган фатирда бушлай яшәү мөмкинлеге туып тора бит әле, җәмәгать. Airbnb кыска вакытлы аренда буенча сервис үзәге шундый тәкъдим белән чыгыш ясый.

Италияга китәбезме әллә?Италияга китәбезме әллә?
Италияга китәбезме әллә?

Күчемсез милеккә бер ел күченеп бушлай яшәү мөмкинлеге 6 мең халык яшәгән Самбук шәһәрендә туган. 2019 елда муниципаль властьлар анда символик 1 еврога ташландык йортларын саткан. Сәбәбе - күченүчеләрне җәлеп итү. Airbnb шундый биналарның берсен сатып алып реставрация ясаган. Хәзер дизайнер ремонты ясалган өч катлы таунхауста - ике йокы бүлмәсе, ике кунак бүлмәсе шулай ук ике ванна бүлмәләре һәм дә иркен аш-су бүлмәсенә заманча корылмалар урнаштырылган эш зонасы.
Бушлай торакта яшәүгә дәгъва итүчегә кимендә 18 яшь тулган булырга тиеш һәм ул икмәклек-тозлык инглиз телен белергә тиеш. Сайланган кандидатка Airbnb юл чыгымнарын капларга һәм үзе белән берәр дус-ишен яки туган-тумачасына алырга рөхсәт итә. Ул Самбукта 3 айдан да ким вакыт яшәмәскә һәм шәһәр тормышына яраклашырга тиеш. Тик мотлак бер шартлары бар: ул башка илләрдән килгән туристларга йортының бер өлешен тапшырырга тиеш. Туристлар тотудан алган керемен үз кесәсенә салырга рөхсәт ителә.
Италиянең Сардиния утравындагы Оллолаи шәһәрендә дә гаҗәеп түбән хакка - нибары бер долларга - арендага торак тапшыра башлаганнар. Җирле хакимият шул рәвешле халыкның зур тизлектә кимүе белән көрәшергә һәм яңа яшәүчеләрне җәлеп итәргә тырыша. Акциядә итальяннар белән бергә чит ил гражданнары да катнаша ала. Тик биредә дә мәҗбүри таләп бар: күченүченең Оллолаи муниципалитетына күчү теләге һәм Сардиния төпкелендә яшәү планнары булырга тиеш.
Менә сиңа, мә! Җылы диңгез ярларындагы калаларда яшәргә теләүчеләр юк икән, искиткеч... Җир йөзендә кешеләр күп үрчи дип чаң кагучылар сез кайда?

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас