Дөньяда ниләр бар?
21 гыйнвар 2022, 09:31

Укучы бала физкультура дәресендә кулларын өшеткән

Ә без башлангыч сыйныфларда укыганда бияләйләр резинкада була иде, хәтерлисезме?

kubnews.rukubnews.ru
Фото:kubnews.ru

Екатеринбург шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә беренче сыйныфта укучы малай физкультура дәресендә кулларын өшеткән. Малай бияләен портфельдә онытып калдырган, ә укытучы моңа игътибар итмәгән.

Малай Садовый бистәсендәге 98 нче мәктәптә укый. Баланың анасы Екатерина улының дәрестә кулын өшетүе турында социаль челтәрләрдә яза. 

«Укытучыга дәшеп караган, бияләен рюкзакта онытып калдыруын да әйткән. Ләкин укытучы башка балалар белән шөгыльләнгән, җавап бирмәгән», — дип яза Екатерина.

Екатерина сүзләренчә, ата-аналары чатындагы башка кешеләр аның үзен гаепли. Алар фикеренчә, бияләй турында әни кеше үзе алдан уйларга тиеш булган. 

Әни кеше сүзләренчә, баланың ике кулы да беренче дәрәҗәдә өшегән. 

Мәктәптә бу турыда комментарий бирмиләр. Мәгариф департаменты белешмәсе буенча, әлеге очракны мэрия контрольгә алган.

«Мәктәптә дә эчке тикшерү бара. Сыйныф җитәкчесе гаилә белән элемтәдә тора», — дигәннәр департаментта.

Әлеге вакыйганы Свердловск өлкәсе прокуратурасы да тикшерә, диелә хәбәрдә. 
Ә без башлангыч сыйныфларда укыганда әниләр бияләйләрне резинкага  тегеп  куя иде, хәтерлисезме?  Аның резинкасы куртка (пальто) элгече аша үткәрелә, шуңа югалмый да, төшеп тә калмый, онытылмый да. Салган хәлдә дә резинкада кала бирә.  Бик уңайлы иде, хәтерлисезме?

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас