Дөньяда ниләр бар?
21 гыйнвар 2022, 07:24

Олы йөрәкле хирург

Тумыштан гарип кызны аякка бастырган.

Олы йөрәкле хирургОлы йөрәкле хирург
Олы йөрәкле хирург

Владикавказ хирургы туганнан бирле дүрт аякта гына йөрүче кызны аякка бастырган.Олы йөрәкле хирург Казбек Кудзаев һәм аның шәхси медицина үзәге турында белмәүчеләр юктыр бу төбәктә.

Кешеләргә ярдәм итү - аның яшәү рәвеше. 13 гыйнварда ул Үзбәкстанда яшәүче 13 яшьлек Мәүлүдәгә дә бушлай операция ясаган. Кыз ДЦП белән авырган, ике аягына баса алмаган, куллары ярдәмендә генә йөргән. Кудзаев бу кыз турында Инстаграмда күреп калган һәм бик кызганган. Баксаң, бу гаиләдә яшәүче башка балалар да шул ук чир белән интегә икән. Дәвалану өчен гаиләнең акчасы юк, очын-очка ялгап кына яшиләр. Кудзаев Мәүлүдәне үзенә чакырткан. Табиблар хезмәтен, барлык чыгымнарны, шул исәптән реабилитация үтү чорын да доктор Кудзаев үзәге үз өстенә алган.

Мәүлүдә кебек өметен өзгән, бик күп авыр чирле кешеләрне аякка бастырган ул. Казбек Кудзаев кебек олы йөрәкле хирурглар күбрәк булсын иде!

Чыганак: Mash

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас