

Белдерүенчә, байлар һәм ярлылар арасында керемнең ныклап аерылуы Казахстанда протестлар башлануына төп сәбәп булган. Хәл-вакыйгаларны кискенләштереп җибәрү өчен террорчылар шуннан файдаланган.
Токаев протест акцияләре башланыр алдыннан илдәге хәлләрне "күкерт мичкәсе" белән чагыштырган. Аңа радикаллар ут төрткән. "Икътисади сәясәтне яңадан кору өчен безгә кичектермичә уртак эшләргә тотынырга, уенның яңа: намуслы, ачыктан-ачык, гадел кагыйдәләрен билгеләргә кирәк",- дигән ул.
Казахстан президенты якын вакытларда халык өметләренә җавап бирүче реаль реформаларга тотыну мөһимлеген билгеләгән. Соңгы елларда икътисади үсештән "чикләнгән элита төркемнәре"нең генә керемнәре үсүен дә әйткән сәясәтче.
Билгеле булуынча, Казахстанда киңкүләмле протест акцияләре 2 - 8 гыйнварда булды. Илнең элеккеге башкаласы Алматада кибетләр, банклар таланды, аэропорт, биналары, полиция участоклары, дәүләт учреждениеләре басып алынды. Казахстан җитәкчелеге илне коралланган бандалардан яклау өчен ОДКБга (коллектив хәвефсезлек турындагы килешү оешмасы) мөрәҗәгать итте. 10 гыйнварда әлеге оешманың онлайн-саммитында Токаев Казахстанда булган чуалышларны читтән дәүләт борылышы ясарга омтылу дип атады.