

Бу Русия президенты указында раслана. Миллерга әлеге мактаулы исем дәүләт һәм халык каршында күрсәткән аерым хезмәтләре өчен бирелгән.
Югары дәүләт бүләге Алексей Миллерга 31 гыйнварда 60 яшьлек юбилее алдыннан тапшырылган. Ул "Газпром" предприятиесен 2001 елдан алып җитәкли. Аның югары бүләкләре арасында I һәм IV дәрәҗә"Ватан каршында күрсәткән хезмәтләр өчен" орденнары, II дәрәҗә "Ватан каршында күрсәткән хезмәтләр өчен" медале бар.
Законга ярашлы, "Хезмәт герое" исеме дәүләт, иҗтимагый һәм хуҗалык эшчәнлегендә, илнең социаль-икътисади үсешендә, шул исәптә, сәнәгать үсешендә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүендә, транспорт, төзелеш, мәдәният, мәгариф, саулык саклау һ.б. өлкәләрдә хезмәт уңышларына ирешкән уңганнарга тапшырыла.