

Кива фикеренчә, илне Русия Федерациясе белән сугыш башлану чигенә илтеп җиткергән власть башында торган кешеләр илдән чыгып китәчәкләр. "Мотлак рәвештә читтә торып калачаклар, йә беренче уңайлы самолетта гаиләләре белән илне ташлап чыгып китәчәкләр",- дип саный Кива.
Ул шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен гади украинлыларның стимул таба алуларына да ныклы шикләнә. "Ә нәрсә өчен гомер бирергә? Сатылган җир өченме? Мыскылланган тарих өченме? Украинада саранча сыман үрчегән нацистлар төркеме өченме? Бәйсезсезлек өченме? Анысы инде күптән юк",- дип фикерли депутат.
Әйткәндәй, Киев дәүләт кала хакимияте "Киевны яклаучы" программасын хуплаган. Программа Русия яный дип, шәһәрнең оборона сәләтен ныгытуга 110 млн. гривен (4 млн. долларга якын) акча бүлүне күзаллый икән. Моннан тыш, муниципаль хәвефсезлек көчләрен әзерләү үзәген, шул исәптә, территориаль оборона бригадаларын булдыру планлаштырылган.
Русия белән Украина арасында сәяси хәл-вакыйгалар моңа кадәр күрелмәгәнчә, кискен төс алды. Җиде диңгез артындагы Американың аларның араларына кысылуы утка май сипкәндәй тәэсир итә. Корал шалтыратуга кадәр барып җитүләреннән Аллаһ сакласын!