

Сәбәбе: бинада эшләүче бер хезмәткәр хатынның “омикрон”га тесты уңай нәтиҗә күрсәткән.
Бинада бикләнгән персоналга урын кирәк-яраклары китергәннәр. Тышкы якта анализлар алу өчен палаткалар урнаштырганнар. Бикләнгән һәркемгә мотлак рәвештә “омикрон”га тест ясыйлар. Әлеге бинага карата игълан ителгән локдаун берничә көнгә, ягъни хезмәткәрләрнең инфекция йоктырмауларын исбат иткәнгә кадәр, сузылырга мөмкин.
Пекинда “омикрон”ның беренче очрагы Кышкы олимпия уеннары башлануга санаулы вакытлар калган мәлдә табылган. Вирус йоктырган хатын соңгы ике атнада башкаладан чыкмаган, чит ил кешеләре белән аралашмаган. Бу исә “омикрон”ның шәһәр эчендә йөрүе турында сөйли.
Авыру яшәгән бистәне тулысынча карантинга япканнар. Бистә Олимпия паркыннан ерак урнашмаган ди. Хәзер районда яшәүчеләрне коронавируска тикшерәләр. Бистәдә яшәүчеләргә урамга чыгарга рөхсәт ителгән, әмма кварталдан читкә чыгарга ярамый. Андагы кибет һәм башка учреждениеләрне дә япканнар. Вирус йоктырган хатынның кайсы урыннарда булу маршрутлары дәүләт басмаларында басылган. Ул булган учреждениеләрдә 15 меңләгән кешегә тест ясалган. Вирус башка кешедә ачыкланмагач, хатынның чирне почтага чит илдән килгән хатлар аша йоктыруы ихтимал дигән фаразны яңгыраткан чиновниклар.
Вәт, ичмаса, тикшерәләр! Бу бер яктан бик яхшы да. Шик туса, тестны үзеңә барып тапшырырга кирәкми, ә килеп алалар һәм сине җентекле тикшерүдә тоталар. Ләкин мондый хәлгә төшүдән Аллаһ үзе сакласын берүк.