

18 гыйнварда Казахстанның беренче президенты Нурсолтан Назарбаев, илдә киңкүләмле чуалышлар башланганнан алып, беренче тапкыр ил халкына рәсми мөрәҗәгать итте. Ул үзенең пенсионер булуын, имеш-мимешләргә карамастан, Нур Солтан шәһәреннән беркая да китмәвен белдерде.
Назарбаев Казахстанда элиталар конфликты турындагы хәбәрләрне кире какты, дәүләтнең бүгенге җитәкчесе Касыйм Жомарт Токаевның эшчәнлеген хуплавын белдерде. “Тиздән ул “Нур Отан” партиясе рәисе булып сайланачак. Шуңа күрә элитада бернинди конфликтлар һәм каршылыклар юк. Бу хакта имеш-мимешләр нигезсез”,— диде ул. Ул вәкаләтләрне тулысынча Токаевка тапшыруын һәм бүген аның тулы властька ия булуын әйтте.
Моннан тыш, Назарбаев Токаев игълан иткән Казахстанның эчке тормышындагы үзгәрешләр курсын хуплады. “Президент халык иминлеген күтәрүгә юнәлтелгән яңа реформалар программасын тәкъдим итте. Аны хупларга кирәк”,—диде.
Бүген Казахстанда дәүләт белән җитәкчелек итүдә төп вазифаларга тәгаенләүләр бара. Министрларның күпчелеге яки аларның урынбасарлары кәнәфиләрен саклап калса, Назарбаевның якын туган-тумачаларын вазифаларыннан бушатканнар. Башта Нурсолтан Назарбаевның кияве, “Казтрансойл” идарәсе рәисе Димаш Досанов эшеннән алына. “Казтрансгаз” җитәкчесе Кайрат Шарипбаев вазифасын югалта. Аннары Назарбаевның өченче кияве, “Атамекен” эшкуарлар милли палатасы рәисе вазифасын башкарган Тимур Кулибаев вазифасыннан китә. Президент программасын гамәлгә ашыру кысаларында Назарбаевның кияүләре илнең иң зур компанияләре җитәкчеләре вазифаларыннан азат ителде дигән белдерү ясаган парламент мәҗлесе депутаты Ерлан Саиров. “Биредә сүз Казахстан икътисадын олигархлардан арындыру турында бар. Процесслар башланды”,—дигән ул.
Бүген илдә чуалышларга нәтиҗәләр ясыйлар. Республикада 6 көн буена барган бәрелешләрдә 227 кеше һәлак булган — шуларның 19ы закон сагында торучылар. 4,5 мең казахстанлы яраланган. Ә төп бәрелешләр барган Алматада 250ләп бинага, шуларның 27се дәүләт учреждениесе, зур зыян салынган. Чуалышлар оештыруда шик белдерелеп, 10 мең кеше кулга алынган.
Илдә киңкүләмле бәрелешләрне кем оештырган соң? Бу җәһәттән Казахстан дәүләт секретаре Ерлан Карин белдерү ясады. Ул әйтүенчә, чуалышларны суд тарафыннан танылган экстремистик оешмаларның берсе тудырган. Әлеге оешма, ачык рәвештә, шул исәптә хакимият биналарын басып алу буенча да, көч кулланырга чакырган.