Дөньяда ниләр бар?
20 гыйнвар 2022, 08:46

Кәрәзле челтәрләр аэропортларга комачаулый

Америка авиакомпанияләре һәм йөк ташучылары АКШ президенты Джо Байден хакимиятенә мөрәҗәгать иткән.

Кәрәзле челтәрләр аэропортларга комачаулыйКәрәзле челтәрләр аэропортларга комачаулый
Кәрәзле челтәрләр аэропортларга комачаулый

Алар аэропортлар янында 5G кәрәзле челтәрләр инфраструктурасын урнаштыру рейсларны алмаштыруга китерәчәк дип саный.

         “Авиапассажирлар, йөкләр, мөһим медикаментлар ташу эшенә тәэсир ясамый калмаячак зур өзелүләр булмасын өчен кичектергесез рәвештә мәсьәләне хәл итәргә кирәк”, диелгән хатта.

         Хатта 5Gның С-диапозоны самолетлар приборлары эчшчәнлегендә өзеклекләр тудыра һәм алар АКШ һава флотының зур участокларын яраксызга әйләндерә ала диелгән. Хат авторлары   самолетлар өчен хәвефсез очуны ысулы табылганга кадәр 5Gны аэропортлардан 3 километрдан якынрак урнаштырмаска чакырган.

Фото: securextention.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас