

Шул ук вакыт эчендә җир йөзендә яшәүче халыкның кереме 99 процентка кимегән. Ягъни 700 млрд.-тан 1,5 трлн. долларга кадәр үскән.
Экспертлар бәяләвенчә, әлеге ун кеше байлыкларының 99,999 процентын югалткан хәлдә дә, планета халкыннан 99%ка баерак булырлар иде. Хәзер аларның байлыгы 3,1 млрд. ярлы халыкныкына караганда 6 тапкырга күбрәк.
“Миллиардерлар пандемияне яхшы кичерде. Үзәк банклар икътисадны саклап калу өчен финанс базарларына триллионнарча долларлар салдылар, әмма ул акчаларның шактый өлеше миллиардерлар кесәләрендә утырып калды”,—диелә Oxfam докладында. Анда шулай ук пандемиянең җир йөзендәге тигезсезлекне — ирләр һәм хатын-кызлар, ак тәнлеләр һәм этник азчылыклар арасында, үсешкән һәм үсүче икътисадларны да кертеп — көчәйтүе дә әйтелә.
Oxfam дөнья хөкүмәтен миллиардерларга өстәмә салым салырга һәм алынган акчаларны сәламәтлек саклау һәм социаль яклау программаларына, шулай ук климат үзгәрешен кире кагу чараларына юнәлтергә өнди. Оешма коронавирустан вакцина җитештерү технологияләре белән дә бөтен дөнья белән бүлешергә чакыра.