Дөньяда ниләр бар?
20 гыйнвар 2022, 08:07

Америка санкцияләр белән яный

АКШ президенты Джо Байден вазифасын башкаруга бер ел тулуга багышланган матбугат киңәшмәсе үткәргән.

Америка санкцияләр белән яныйАмерика санкцияләр белән яный
Америка санкцияләр белән яный

Анда ул Украина аркасында Русиягә моңа кадәр күрелмәгән санкцияләр салу белән янаган.

Әгәр Русия Украинага һөҗүм итә калса, бу хәл Мәскәү өчен һәлакәт булачак, дип тә янаган Байден. Ул хәтта Русиянең Украинага ихтимал булган һөҗүмен Икенче Бөтендөнья сугышы белән чагыштырырга базнат иткән. Янәсе, шундый кискен хәл туган очракта Русия банклары долларлар белән операцияләр үткәрә алмаячак. Шул ук вакытта ул Русиягә салыначак санкцияләрнең Кушма Штатлар икътисадына җитди йогынты ясаячагын да таныган.

Америка лидеры Украина тирәсендәге хәл-вакыйгаларда НАТОның бердәм булуына ышанычын белдергән. Ул шулай ук Русия белән НАТОның Украинада стратегик корал урнаштырмау мәсьәләсен чишүдә ниндидер уртак фикергә килә алуларын да бәяләгән. Якын араларда Украинаның НАТОга керү мөмкинлеген бәяләп,“ихтималлык аз”, дигән һәм демократия өлкәсендә украиннарга җиң сызганып эшләргә кирәклеген билгеләгән. Билгеле ки, Украина властьлары альянска кабул ителү буенча НАТОдан конкрет адымнар көтә.

Ак йорт хуҗасы АКШның Украинага 600 миллион доллар күләмендә ярдәм күрсәтүен дә әйткән. Байден Русия президенты Путин белән саммит оештыру мөмкинлеген кире какмаган. Әйткәндәй, берничә көн элек Украина президенты В. Зеленский, Путин белән өчъяклы очрашу оештыруын сорап, Байденга  мөрәҗәгать итте. Әле Киев Мәскәүдән җавап көтә.

Билгеле булуынча, 10—12 гыйнварда Женевада Европа хәвефсезлеге мәсьәләләре буенча сөйләшүләр, Русия-НАТО утырышы үтте. Аннары Венада хәвефсезлек мәсьәләләре буенча Русия тәкъдимнәре тикшерелде. Әмма Европа киңәшмәдә катнашмады. Бу уңайдан ГФРның элеккеге чит ил эшләре министры Зигмар Габриэль Европа хәвефсезлеге гарантияләре буенча Русия белән АКШ алып барган сөйләшүләрдә катнашудан баш тартуны “оят” диде. Үзенең хәвефсезлеге буенча сөйләшүләрне АКШ кулына тапшырмыйча, Европага үзенә алып барырга кирәк иде, дип әйтте. Европа лидерларының пассив позициясе Кремль файдасына гына дигән фикердә ул. 

Фото: 123ru.net

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас