+21 °С
Болытлы


Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәре 7 санлы мәктәбендә 9 сыйныф укучысы физкультура дәресе вакытында үлгән. Бу хакта URA.RU, шәһәр мэриясендәге чыганагына таянып, хәбәр итә.
Үсмернең хәле кинәт начарайган. Медиклар һәм укытучылар дәрес вакытында реанимация чаралары үткәрүгә карамастан, малайны коткарып кала алмаганнар.
Вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре килгән. Үсмернең үлеменең сәбәбе ачыклана. Властьлар ситуацияне контрольдә тота.
Чыганак: lenta.ru