Дөньяда ниләр бар?
18 гыйнвар 2022, 06:48

Туйдан соң икенче көнне аерылышырга уйлаган

Кәләшнең үтенеченә карамастан, кияү егет үзенчә эшләгән.

cosmo.rucosmo.ru
Фото:cosmo.ru

Туй тантанасында кияү егет кәләшнең җенен котырткан. Шул сәбәпле яшь пар аерылышу дәрәҗәсенә җиткән.

Туй декабрьдә, Раштуа алдыннан  узган. Яшь хатын сүзләренчә, мәҗлес алдыннан ул булачак иренә бер генә шарт куйган: аның, ягъни кәләшнең йөзен туй тортына батырмаска (чит илләрдә шундый тозсыз “традиция” турында ишеткәнегез бардыр бит?) Кәләш моны күптән түгел юл авариясенә эләгү сәбәпле клаустрофобиядән җәфалануы белән аңлаткан. Һәм көчләп йөзне  тортка батыру аңарда паника хисе уята дигән. Әмма кияү егет кәләшенең үтенечен кире каккан һәм мәҗлес уртасында хатынының йөзен тортка тәки батырган.

Иренең бу кылыгы яшь хатынның ачуын кабарткан. Ул туйны ташлап кайтып киткән һәм икенче көнне аерылышуга гариза язган. Дуслары һәм туганнары аны кире уйлавын, ашыгыч карарлар кабул итмәвен үтенгән.  Шул чакта яшь хатын социаль челтәрләр кулланучыларына мөрәҗәгать иткән. Ә алар исә аның карарын хуплаган.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас