Дөньяда ниләр бар?
18 гыйнвар 2022, 06:39

Казахстанда коронавирус йоктыру нык арткан

Яңа елдан соң анда бәрелешләр һәм каршылык акцияләре башланды.

poehali.mirtesen.rupoehali.mirtesen.ru
Фото:poehali.mirtesen.ru

Казахстанда коронавирус йоктыру кисәк арткан. Омикрон штаммы таралганда вирус йоктыручанлык соңгы айда 20 тапкырга диярлек арткан, ди дәүләтнең сәламәтлек саклау министры Ажар Гыйният.

Министр сүзләренчә, COVID-19ның яңа штаммы илдәге эпидемиологик ситуацияне шактый катлауландырган. “Мәсәлән, соңгы айда коронавирус инфекциясе белән авыру 19,6 тапкырга күбәйде”, – дип билгели ул.

Бу сәбәпле әлбәттә ковид-госпитальләрдә дәваланучы пациентлар саны да арткан. Амбулатор дәваланучылар саны 5 тапкырга арткан. Соңгы тәүлектә генә Казахстанда 9798 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемия чорыннан алып республикада  1 071 130 кешедә “таҗлы” вирус ачыкланган.

Чыганак: lenta.ru 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас