

Биробиджан шәһәрендә яшәүче ир-ат үз хатынын талауны оештырган. Шулай итеп ул хатыны белән аерылышуны булдырмый калырга теләгән.
Ир белән хатын аерылышу процессында була. Ире биредә яшәүче ике кеше белән сөйләшеп, аларны хатынына һөҗүм итәргә һәм таларга күндерә. Үзе исә шул чакта килеп чыгып, хатынын яклап калырга тиеш була. Хокук саклаучылар сүзләренчә, ир кеше шулай итеп хатыны алдында яхшы булып күренергә һәм аерылышмый калырга тели.
Ике ир-ат хатынның эштән кайтканын көтеп тора, аны туктатып, җиргә егып салалар, акчалары һәм әйберләре салынган сумкасын урлап, качып китәләр. Шул акча аларга бу тамашаны оештырган өчен түләү була.
Хатын шунда ук иренә шалтырата, ире өйдән йөгереп чыга, каракларны куа китә һәм полициягә хәбәр итә. Ләкин ул герой ролен уйнап бетерә алмый. Җинаятьнең шаһитлары табыла, алар һөҗүм итүчеләрне тасвирлап бирә. Тоткарлагач, талаучылар заказ ясаучы ир турында сөйлиләр. Бу кешеләргә карата җинаять эше ачылган. Һөҗүмне оештырган ирне җинаять җаваплылыгына тарттыру мәсьәләсе хәл ителә.
Чыганак: "Интертат"