

2022 елның беренче эш көнендә Түбәнге Новгородта ишеп-ишеп кар яуган. Техника җитешмәгәч, аның белән көрәшкә шәһәрдә яшәүчеләр дә чыккан.
Шулар исәбендә пенсионер ханым Светлана Четвергова да бар. Ул шәһәр янындагы шәхси сектордагы Новинки поселогында яши. Кар чистартып йөргәндә урамнан үзенең урынбасары Валентин Варенов белән “Ока” юл оешмасы башлыгы Антон Сатаев узып барган.
Соңрак социаль челтәрләрдә видеоязма тарала. Анда Четвергова ханым муниципаль түрәләрдән кайчан юлларны чистартуга гражданнар түгел, ә эшчеләр чыгачак дип кызыксына. Валентин Варенов Четверговага тырышулары өчен премия язармын дип вәгъдә итә һәм кулындагы мандаринының кабыгын юлга ташлый да: “Артымнан җыештыр”, – дип машинасына утырып китә. Берничә көн үтүгә бу видеоязма җәмәгатьчелек арасында шау-шу куптара. Дорфа түрә эшеннән китә, әмма пенсионер ханым алдында берсе дә гафу үтенми.
Әйткәндәй, пенсионер ханым йорты янындагы юл чистартылмаса, ашыгыч ярдәм һәм МЧС машиналары чакырту буенча килеп җитә алмаячак.
Чыганак: e1.ru