Дөньяда ниләр бар?
17 гыйнвар 2022, 06:20

24 яшьлек ир белән 61 яшьлек хатын бәби үстерергә хыяллана

Ни дияргә дә белмәссең инде бу очракта...

ladbible.comladbible.com
Фото:ladbible.com

Tik-Tok  социаль челтәрендә  мөнәсәбәтләрен яктыртучы 24 яшьлек Куран Маккейн һәм аның сөйгәне 61яшьлек  Шерил Макгрегор бала табарга теләүләрен хәбәр итәләр.

АКШта яшәүче Маккейн  булачак кәләше белән аңа 15 яшь булганда (2012 елда) танышкан.  Ул вакытта үсмер Шерилның улы белән тиз туклану ресторанында эшләгән. Эштән киткәч, ул 8 елга Шерилны күз уңыннан югалта. 2020 елның ноябрендә янә очрашалар, һәм яшь аермалары 37 ел булуына карамастан, алар арасында гыйшык утлары кабына.

Узган елның сентябрендә Шерил һәм Куран өйләнешә, хәзер инде ир белән хатын әти-әни булырга уйлыйлар. “Шерилга – 61 яшь, аның 7 баласы һәм 17 оныгы бар, әмма без барыбер уртак балалар үстерергә хыялланабыз”, – ди Куран.

Куран белән Шерил үзаллы балага узарга тырышкан, әмма барып чыкмаган. Суррогат әни яллау яисә  баланы уллыкка алу әйбәтрәк булыр дигән карарга килгән алар.

Ир белән хатын Шерилның Куран кебек озак яши алмаячагын аңлый. “Мин бу якты дөньядан киткәч,  баланы Куран үзе үстерәчәк, ул бик яхшы әти булачак, Куран – җаваплы кеше”, – ди Макрегор.

Гашыйкларның туганнары аларның бала үстерергә теләвен хуплый, башта бу карарларына  шикләнеп карасалар да. Аннары, Куран белән Шерилга социаль челтәрләрдә кире комментарийлар яудырганнар. “Күп усал комментарийлар язалар, ләкин бу безне борчымый. Иң мөһиме – без бергә, калганы  әһәмиятле түгел”, – диләр алар. 

Белмим инде, сез ничектер, әмма яшь аермасы шундый зур булган никахларга мин сәерсенеп карыйм...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас