Дөньяда ниләр бар?
15 гыйнвар 2022, 14:52

Назарбаевның кияүләрен эштән алганнар

Казахстанның элеккеге президенты Нурсолтан Назарбаевның ике киявен дә, президент программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, эре компанияләрдәге җитәкче вазифаларыннан азат иткәннәр.

Назарбаевның кияүләрен эштән алганнарНазарбаевның кияүләрен эштән алганнар
Назарбаевның кияүләрен эштән алганнар

Казахстан парламенты мәҗлесе депутаты Ерлан Саиров белдерүенчә, мондый чаралар республика үсешенә уңай йогынты ясаячак. Әйтүенчә, Казахстанда җәмәгатьчелек байлыкларын гадел бүлү проблемалары бар, шуңа да әлеге вакытта президент Касыйм Жомарт Токаевның реформалар программаларын тормышка ашыру эшләре бара. Эре компанияләрнең җитәкчелек секторындагы үзгәрешләр сенсация түгел, дип белдерә мәҗлес депутаты.
Сүз "Казтрансгаз" һәм "Казтрансойл" милли компанияләренең җитәкчеләре, экс-президент Нурсолтан Назарбаевның кияүләре ягъни аның кызлары Даригә һәм Алиянең тормыш иптәшләре Димаш Досанов һәм Кайрат Шәрипбаевның эштән азат ителүләре турында бара.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас