

Сөйләшүләр 4 сәгатькә сузылды. Русия делегациясе исеменнән Русия чит ил эшләре министры урынбасары Александр Грушко, Русия оборона министры урынбасары Александр Фомин чыгыш ясады. НАТО ягыннан оешманың генераль секретаре Йенс Столтенберг һәм альянсның 30дан артык иле вәкилләре катнашты.
Әлеге утырыш соңгы 3 елга якын вакыт эчендә беренчесе булды. Сөйләшүләр барышында Русия үз чикләренә якын урыннарда урта һәм кече ераклыктагы ракеталар урнаштырмауны, НАТОның үз чикләрен элеккеге совет республикалары хисабына арытаба җәелдерүдән баш тартуын һ.б. мөһим таләпләрен яңгыратты.
Брюссельдә шундый сөйләшүләр барган чакта, АКШта Русиягә каршы яңа санкцияләр кабул итү буенча закон проектын тикшергәннәр. Шуңа ярашлы, Русиянең дәүләт бурычына кагылышлы операцияләргә, банк секторы һәм “Төньяк агымы-2” газүткәргеченә, шулай ук ил президенты Владимир Путинга карата санкцияләр кертү карала.
Русия, АКШка җавап итеп, Владимир Путинга каршы санкцияләр кертелгән очракта мөнәсәбәтләрнең тулысынча өзеләчәген белдерде. “ӘгәрАКШта мондый закон кабул ителсә һәм кулланылса, бу АКШ һәм Русия арасында җитди киеренкелек чигенә, хәтта мөнәсәбәтләр өзелүенә китерәчәк”,— дип саный сенатор Алексей Пушков.
Ә инде Брюссельдә үткән киңәшмәгә килгәндә, Александр Грушко әгәр үзенә янаган хәвефне сәяси ысул белән кире кайтару мөмкин булмаса, Русия хәрби ысул белән яклачак дип белдерде. Русия бүген үз территориясенең һөҗүм итү объекты итеп каралуын, үзенә янаган зур куркынычны тоя. Шуңа да Мәскәү хәвефсезлегенә чын куркыныч янаган очракта законлы хәрби-техник чараларны кулланырга әзер.
Грушко шулай ук НАТО илләре белән Русия хезмәттәшлеге өчен шартларны атады. Әгәр НАТО илләре Русия белән хезмәттәшлек итәргә теләсә, алар Русия Федерациясенең Евроатлантика киңлегендә тынычлыкны гарантияләгән ил буларак ролен кабул итәргә тиешләр.