

Соңгы елларда, ахры нәрсәдәндер шүрләп, Кытай ныклап азык-төлек туплый. Америка Кушма Штатларының авыл хуҗалыгы министрлыгы исәпләвенә ярашлы, Кытай дөньядагы азык-төлек запасының яртысын диярлек сатып алган. Бүгенге көндә Кытай келәтләрендә маисның дөнья запасларының — 69, дөгенең — 60, бодайның — 51 һәм сояның 30 проценты тупланган. 2020 елда Кытай рекордлы дәрәҗәдә 98,1 млрд. долларлык азык-төлек сатып алган. Бер ел эчендә импорт сатып алулары — 22, ә соңгы дистә ел эчендә 360 процентка үскән.
Кытай милли резерв хакимияте җитәкчесе Цинь Юйюн илдәге азык-төлек запасының тарихи максималь дәрәҗәгә җитүен раслый. “Безнең бодай резервлары ел ярымлык ихтыяҗны каплый”,—ди ул.
Белгечләр фикеренчә, мондый актив сатып алулар — мәҗбүри чара. Кытайда уңдырышлылык түбән, туфрак та нык пычранган, өстәвенә, фермерлар мегаполислар күченә.
Ник кытайлар запас туплый соң? Моның төрле сәбәпләргә бәйле булуы мөмкин. Ил, иң тәү чиратта, сәүдә сугышы булмагае дип хәвефләнә. Шулай ук пандемия дәвам итүеннән, уңыш уңмавыннан һәм энергия кризисының авырлык салуыннан шикләнә.
Бүген Кытай үзен азык-төлек белән тәэмин итүдә бернинди кыенлыклар юк дип саный. Әмма, дөньяда азык-төлек бәяләре айлап үскәндә, бөтенләй тынычлана да алмый.
Белгечләр фикеренчә, Кытайның запаслар туплавы дөньяда азык-төлек бәяләрен үсүгә китерә. Кытайның комсызланып ашлык сатып алуы дөньяда тәкъдимнәрнең кимүенә китерә һәм азык бәяләренең озак вакытларга кадәр үсүенә шартлар тудыра. Бу мәсьәләдә тәү чиратта хәерчелек чигендә яшәүче илләр каза күрә. БМО мәгълүматларына ярашлы, бүген дөньяда дистәләрчә миллион кеше тамагы туйганчы ашый алмый.
Әлбәттә, бу бәладә Русия дә читтә торып калмаячак. Азык-төлек бәяләре азмы-күпме дәрәҗәдә тотрыклы дип саналса да, 2022 елда бездә азык бәяләре 20 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин. Фаразлар буенча, инфляцияне 2022 елның икенче яртысында ныклап сизүебез ихтимал.
Росстат мәгълүматларына ярашлы, 2021 елда Русиядә инфляция дәрәҗәсе соңгы 6 ел эчендә иң зурысы булган — 8,39 процентка кадәр җиткән. Азык-төлек товарлары 10,62 процентка кыйммәтләнгән.