Дөньяда ниләр бар?
14 гыйнвар 2022, 06:24

Казахстан тетрәнде, тетрәндерде...

Үткән атнада Казахстан барыбызның да игътибар үзәгендә булды. Машина өчен кулланылучы газга бәяләрнең ике тапкырга артуы нәтиҗәсендә туган протестлардан башланды барысы да.

Казахстан тетрәнде, тетрәндерде...Казахстан тетрәнде, тетрәндерде...
Казахстан тетрәнде, тетрәндерде...

Таләпләре канәгатьләндерелеп, газга бәяләр кабат төшерелүгә карамастан, тыныч протест кинәт кораллы бәрелешкә әверелде. Протест белдерүчеләрнең икътисади таләпләре сәяси төсмергә буялды. Алар президент Касыйм Жомарт Токаевның,  Казахстанның беренче илбашы, Иминлек советы рәисе, 81 яшьлек Нурсолтан Назарбаевның отставкага китүләрен таләп итте.

4 гыйнварда Җаназәнда башланган протестка Алмата, Актау, Актүбә, Караганда, Нур Солтан, Шымкент, Кокшетау, Уральск шәһәрләре кушылды. Казахстан президенты Токаев протестта катнашучыларны акылларына килергә, законга каршы гамәлләр кылмаска чакырып, мөрәҗәгать итте. Ләкин бәрелеш булмый калмады. Тәртип сакчылары сызгыручы гранаталар кулланды. 4 гыйнвар төнендә Алматада протест белдерүчеләр полиция автомобильләренә ут төртте. Әйткәндәй, соңыннан  бәрелешләрдә ярты меңгә кадәр машина яндырылуы билгеле булды. Алматада кесә телефоннары эшләми башлады. Вакыйгалар ут өстендәге таба сыман кызганнан-кызды. Котырынкы бәрелешләр нәтиҗәсендә дистәләрчә кеше һәлак булды, хәрбиләрнең башларын өзделәр. Ә икътисади югалтулар йөзләрчә миллион долларда бәяләнде: йөзләрчә кибет таланды, 200ләп җәмәгать туклану предприятиеләре һ.б.лар зыян күрде. Редакцияләр һәм телеканалларның офис биналарын туздырдылар, Казахстан җитәкчесенең Алматадагы резиденциясенә ут төрттеләр. Шундый җимерүләр бөтен ил буенча диярлек барды.

         Хәлнең контрольдән чыгуын исәпкә алып, 5 гыйнвар кичендә Казахстан президенты ОДКБ (әлеге коллектив хәвефсезлек турында килешү оешмасына Русия, Әрмәнстан, Белоруссия, Кыргызстан, Казахстан, Таҗикстан керә) лидерларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. ОДКБ советы 6 гыйнвар кичендә Казахстанга коллектив тынычлык саклаучы көчләр җибәрде. Дүрт меңгә якын хәрби тәртип сагына басты. Күпчелекне Русия солдатлары тәшкил итте. Нәтиҗәдә хәл күзгә күренеп үзгәрде.

7 гыйнвар иртәсендә Токаев контртеррористик штаб утырышында Казахстанның бөтен өлкәсендә дә законлы тәртип урнаштырылуы турында белдерде. Протест белдерүчеләрнең корал куллануны дәвам итүләрен билгеләде. 8 гыйнварда Казахстан хәвефсезлек комитеты җитәкчесе Кәрим Масимов кулга алынды.  Аңа дәүләткә хыянәт итүдә шик белдерелде. Тәртипсезлек оештыруда катнашкан 10 меңнән артык кеше кулга алынды.

Русиянең танау төбендәге чираттагы ил зур тетрәнү кичерде. Безне дә тетрәндерде, аптыратты ул.

Фото: prokazan.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас