Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
14 гыйнвар , 14:44

Донордан тапкан баласын приютка тапшырган

Коточкыч!

Фото:pixabay.com

Япониянең Токио шәһәрендә яшәүче кияүдәге бер хатын, бала тапкач, аңардан баш тарткан.

Хәл болай булган. 30 яшьлек хатын белән ир бер бала үстергәннәр. Һәм тагын бер бәби табарга булганнар. Кызганычка каршы, гаилә  башлыгының нәселдән килгән авыруы булган, шул сәбәпле гаилә социаль челтәрләрдә 20 яшьлек сперма доноры тапкан.

Берникадәр тырышулардан соң, хатын авырга калган. Берничә ай узгач (аборт ясатырга соң була инде), ир белән хатын донорның алдакчы икәнен белеп кала. Баксаң, донор егет япон түгел, кытайлы икән. Киото университетын да тәмамладым диюе дә ялган булып чыккан.  Җитмәсә, ул өйләнгән булган, гәрчә гаиләм юк дип ышандырса да.

Шулай итеп, баласын тапкач, хатын аны арытаба уллыкка алсыннар өчен приютка тапшырган. Ул гына түгел, яшь ана (хәер, ана дип була микән шундый хатыннарны)  донорны судка биргән, мошенниклык һәм мораль газаплар кичергәне өчен 314,8 миллион иен (205,1 миллион сум) компенсация түләүне таләп итә.

Донор алдавына әрнегәндер дә, бәлки. Тик ул туган җанда хатынның үзенең дә каны бар бит. Ничек үзеңнән яралган сау-сәламәт сабыйдан баш тартып була икән соң ул?.. Рус теленә күчеп, “остановите Землю, я сойду...” – диясе килә.

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова