

Австралиядәге KFC тиз туклану рестораннар челтәренең күпчелек нокталарына составында тавык ите булган ризыкларны менюдан сызып ташларга туры килгән. Сәбәбе – илдә тавык ите җитештерүче иң зур компанияләрнең берсе Ingham’s персоналының ковид аркасында үзизоляциягә китүе.
KFC-да проблеманы раслыйлар. Рестораннар челтәре вәкиле аерым рестораннарга тавык ите төп ингредиент булган ризыкларны менюдан алып ташларга туры килде, дигән. Вәкил сүзләренчә, компания бу хәлнең кире нәтиҗәләрен йомшартырга тырыша, әмма якын арада гына бу проблеманы тулысынча хәл итеп булмас, ди ул.
Ingham's-ның эшкәртү предприятиеләрендә (анда тавык түшкәләрен өлешләргә бүлеп төргәкләү каралган) персонал җитешмәве аеруча нык сизелә, ди. Компаниянең идарәче директоры Эндрю Ривз сөйләвенчә, күп хезмәткәрләрнең үзизоляциягә китүеннән соң, предприятие тавык түшкәләрен бөтен килеш сатуга чыгара башлаган.
Моңа кадәр тавык ите сатылган супермаркетлар киштәләре дә бушап калган.
Һәм бу – әлеге дә баягы каһәрле коронавирус шаукымы...
Чыганак: lenta.ru