Дөньяда ниләр бар?
11 гыйнвар 2022, 21:13

Навигатор алдаган...

Социаль челтәрләрдә бу фотоны сез дә күрдегезме?

zt116.ruzt116.ru
Фото:zt116.ru

Кичә  белгечләр Татарстанның Түбән Кама шәһәре янындагы Соколка авылында кичүдә баткан фураны чираттагы тапкыр боздан чыгарырга маташты. Исегезгә төшерәбез, йөк машинасы 8 гыйнварда боз астына китә. Версияләрнең берсе буенча, кичүгә фура водителен навигатор алып килгән. Бу урында иң күбе 3,5 тонналы  машиналарга кичү аша чыгарга рөхсәт ителгән. Ә суга батканда фураның авырлыгы 35 тонна тәшкил иткән.

Фура 1,5 тирәнлектә суда иде. Чыгара алган кадәр чыгардык та, калын боз катламына җиткәч, төртелдек. Махсус техника чакырттык, ул бозны ваткач, техниканы арытаба сөйрәячәкбез”, – дип сөйләде “Грузовая эвакуация” фирмасы җитәкчесе Ростислав Веселов.

Ярдәмгә килгән гидромолот берничә сәгать дәвамында фура астындагы бозны җимергәләгәч кенә йөк эвакуаторы янә эшкә тотынды. Ниһаять, кичке 18.00 сәгатьләргә фураны боздан чыгардылар.  

Чыганак: ntr-24.ru

Читайте нас