Дөньяда ниләр бар?
11 гыйнвар 2022, 21:16

Кешегә дуңгыз йөрәген күчереп утыртканнар

Тарихта беренче очрак бу.

University Of Maryland School / globallookpress.comUniversity Of Maryland School / globallookpress.com
Фото:University Of Maryland School / globallookpress.com

АКШта Мэриленд университеты табиблары генетик модификацияләнгән дуңгыз йөрәген кешегә күчереп утыртканнар. Пациент – 57 яшьлек Дэвид Беннет. Ул терминаль стадиядәге (бу очракта барлык тукымалар да, шул исәптә баш мие дә, гипоксия кичерә) дәвалап булмаслык йөрәк авыруыннан җәфаланган. Операция уңышлы үткән, 3 көннән соң да авыру үзен яхшы хис итә. Белгечләр фикеренчә, Беннет өчен операция гомерен саклап калуның бердәнбер өмете булган. Берничә атна дәвамында пациент табиблар күзәтүе астында булачак.

Әйткәндәй, Мэриленд университетының медицина үзәгендә аңлатуларынча, Беннетка кеше йөрәге трансплантациясе үткәрү мөмкинлеге булмый.  Башка әйдәүче үзәкләр дә бу операцияне ясаудан баш тарта. Ясалма йөрәкне куллану да рөхсәт ителми.  АКШның Медикаментлар һәм азык-төлек сыйфатының санитар күзәтчелеге буенча идарәсе Яңа ел алдыннан гына ашыгыч рәвештә эксперименталь операциягә рөхсәт бирә. Чөнки ирнең гомерен бары тик йөрәк күчереп утырту ярдәмендә генә коткарып калу мөмкин  була.

Әлбәттә, Беннетка бу хирургик операциянең эксперимент рәвешендә ясалуын аңлаталар. Операцияне  медицина фәннәре докторы һәм трансплантацион хирургия профессоры Бартли П. Гриффит ясый.

Чыганак: lenta.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас