Дөньяда ниләр бар?
10 гыйнвар 2022, 20:53

“Моргенштерн түгел”

Кем алайса?

Моргенштерн  ни сәбәпле социаль челтәрләрдән озак вакытка югалып торуын сөйләде. Ул яңа проект – шәхси медиа – булдыру турында игълан итте.  Шәхси медиасын эшләтеп җибәрер өчен ул  үзенең командасына журналистлар һәм мемоделлар (“мем”нар уйлап чыгаручыларны) җыя.

Алишер бер-берсенә охшаш хәбәрләр укып аруын белдерә һәм подписчикларына ирекле, намуслы, прогрессив һәм инновацион массакүләм мәгълүмат чарасы булдырырга вәгъдә биргән. Әле проект тест режимында эш башлый.

–Моргенштернны чит ил агенты һәм милләт дошманына тиңләделәр, шуңа без аның белән бәйле булмаска карар иттек. Горурлык белән сезгә “Моргенштерн түгел” дип исемләнгән мәгълүмат чарасын тәкъдим итәм”, – ди артист сториста.

Акчаң булса, әллә нәрсәләр ачарга, уйлап табарга була инде ул...

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас