

Австралиянең Мельбурн шәһәрендә бер кәләш, туй тантанасын коткарыр өчен COVID-19 йоктырырга теләгән.
Кәләш сүзләре буенча, ул февральдә кияүгә чыгарга тиеш. Бәйрәм алдыннан аны туйга ике-өч көн кала коронавирус белән чирләү куркынычы гына борчуга сала.
Туй мәҗлесен күчерергә туры килмәсен өчен, австралияле яшь кыз аннан алда тизрәк COVID-19 йоктырып, туйга терелеп өлгерергә планлаштырган.
Максатына ирешер өчен кәләш сыраханәгә барган. Анда ул таныш булмаган кешеләр белән кочаклашып, чит стаканнардан төрле эчемлекләр эчеп йөргән. Социаль челтәрләрдә башка кәләшләр австралияле яшь кызның кылыкларын аңлауларын язганнар. Алар да COVID-19 аркасында туйлары өзелер дигән куркуда яши икән.
Бер карасаң, көлке хәл дә кебек. Әмма чынбарлыгыбыз шундый көнгә калып бара бит. Туй мәҗлесе, никахлашу – кеше гомеренең мөһим мизгелләренең берсе. Һәм ул өзелә-күчерелә калса, кәеф сүрелүен көт тә тор!
Чыганак: lenta.ru