Дөньяда ниләр бар?
10 гыйнвар 2022, 21:00

343 ел элек баткан “өрәк-кораб”ны тапканнар

Сүз “Грифон” судносы турында бара.

fotkaew.rufotkaew.ru
Фото:fotkaew.ru

АКШта баткан кораблар эзләүчеләр Стиви һәм Кэти Либерт 350 елга якын элек баткан кораб калдыкларына тап булганнар.

Сүз “Грифон” судносы турында бара. Судноны француз тикшеренүчесе һәм диңгезчесе Рене-Робер Кавалье де Ла Салем Азиягә үтеп керердәй юллар эзләр өчен төзегән булган. Кораб 1679 елда Мичиган күле аша кыйммәтле мехлар ташыганда эзсез югала. Тарихта корабның югалуын Американың иң зур “диңгез” табышмакларының берсе дип бәялиләр.

Тикшеренүчеләр фикеренчә, калдыклар судноның берничә көн дәвам иткән шторм нәтиҗәсендә  батуына ишарәли. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас