

Reddit ресурсын кулланучы хатын бер вакыйгадан соң ире белән аерылышырга теләвен язган.
Пост авторы 6 ел элек югары хезмәт хакына ия ир-атка кияүгә чыккан. Аның сүзләренчә, никахлашканчы алар ире белән финанслары катгый бүленәчәген раслаучы килешү төзегән. “Ул вакытта мин аспирантурада укый идем, шуңа матди хәлем начар иде. Бу очракта иремнең үзен якларга теләве миңа гадәти булып тоелды”, – ди хатын.
Вакыйга героинясы сүзләре буенча, бүгенге көндә ул иреннән өч тапкырга күбрәк эш хакы ала. Күптән түгел генә ул үзенә яңа машина алган. Шул вакытта ире хатынының хезмәт хакы турында кызыксынган. Машина өчен түләүләр ай саен күпме тәшкил итә дип сораган ул хәләл җефетеннән. “Машинаны кредитка алмадым, чөнки монң өчен җитәрлек акча эшлим”, – дигән хатын иренә. Әмма бу сүзләрдән ир хатыны белән сөйләшми башлаган.
“Берничә сәгатьтән соң ирем финансларны катгый бүлү турындагы килешүне таркатыйк дип киңәш итте”, – дип дәвам итә хатын.
Бу тәкъдимен ире “без бит өйләнешкән пар, ә никахта ир һәм хатын эшләгән акчалары белән бүлешергә тиеш” дип аңлаткан. Бәхәс купкан, ахырда ир өйдән чыгып киткән.
“Аспирантурада укып, никахымның чын дәрәҗәдә никах булмавын сизмәгәнмен дә”, – ди тиздән ире белән аерылышырга ниятләгән хатын.
Менә, җәмәгать. Аерманы күрәсезме? Ир күп акчалар эшләсә финанслар – аерым, ә хатын югары хезмәт хакы алса, уртак булырга тиеш. Сәер хәлләр...
Чыганак: lenta.ru