Дөньяда ниләр бар?
9 гыйнвар 2022, 06:50

Өйләренә кайта алалар

Казахстандагы русиялеләргә ярдәм күрсәтелә.

Өйләренә кайта алаларӨйләренә кайта алалар
Өйләренә кайта алалар

Казахстандагы русиялеләргә ярдәм итү  өчен Чит ил эшләре министрлыгының кризис хәл үзәге эшли башлады.

Казахстан Республикасында чуалышлар аркасында тоткарланып калган Русия кешеләренә 9 гыйнварда өйләренә кайтырга ярдәм итәчәкләр.

Алматадан Ивановога һәм Ырынбурга чыгару рейслары 9 гыйнварда 17:00 дән 18:00 гә кадәр оештырылачак. Русиялеләргә Алмата халыкара аэропорты терминалында 14:00 сәгатьтә җыелырга кирәк.

Аларга Русия Федерациясе Оборона министрлыгының хәрби-транспорт авиациясе самолетлары  өйләренә кайтырга ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта үзе белән кеше паспорт һәм бер багаж урыны сыярлык әйбер алырга мөмкин. Чемоданнарны бортка үзләренә төшерергә туры киләчәк. Моннан тыш, пассажирларга тәкъдим ителгән самолетлар аларга гражданлык авиациясенеке кебек уңайлылык дәрәҗәсен тәэмин итә алмый, дип кисәтәләр.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас