Дөньяда ниләр бар?
5 гыйнвар 2022, 08:19

Казахлар ни даулый?

Хәлләр киеренке төс алуы сәбәпле, Казахстан президенты Касыйм Жомарт Токаев милләткә мөрәҗәгать иткән. Ул власть бәреп төшерелмәячәк дип халыкны акылына килергә чакырган.

Казахлар ни даулый?Казахлар ни даулый?
Казахлар ни даулый?

2 гыйнвар көнне Казахстанның Җаназән шәһәре халкы стихияле митингка чыккан. Сәбәбе: сыек газ литрының бәясе 120 тәңкәгә кадәр (безнең акчаларда 20 сум 56 тиен) менүе автомобильчеләрнең ачуын чыгарган. Алар властьлардан газ бәясен икеләтә киметүне таләп итә. Газ протестлары фонында Казахстанның Мангистау өлкәсенә хәрби техника - КамАЗлардан торган колонна җибәрелгән. Протест белдерүчеләр, аларны кертмәс өчен, шәһәргә аэропорт ягыннан килгән юлны япканнар.
Мангистау өлкәсендәге социаль-икътисади хәлләр торышын тикшерү өчен төзелгән комиссия өлкәгә барган һәм Актау шәһәренең Ынтамак мәйданында җыелган активистлар белән очрашу үткәргән. Шуннан соң, Казахстан властьлары протест белдерүчеләр файдасы яклы карар чыгарган: Мангистау өлкәсендәге машиналар өчен сыек газ бәясен 50 тәңкәгә кадәр төшергән. Әмма болар гына халыкны тынычландырмаган. Митингка чыгучылар газ бәяләрен үсүенә каршы чыгыш ясаудан тыш, республиканың беренче президенты Нурсолтан Назарбаевның сәясәттән китүен таләп иткән. 4 гыйнвар кичендә Алмата шәһәренең Республика мәйданында тәртип сакчылары белән протест белдерүчеләр арасында көчле бәрелешләр башланган. Илнең башка эре калаларында да халык урамнарга чыккан. Протест белдерүчеләр таралудан баш тарткач, полиция кулга алулар башлаган. Шушы ук кичне Алматага бронетехника кертелгән, кала читләрендә бронетранспортерлар пәйда булган.
Полиция протестка чыгучыларны тарату өчен тавышлы гранаталар һәм яшь агызучы газ кулланган. Меңләгән кеше җыелган мәйдан өстендә әче төтен таралган. Протест белдерүчеләр шулкадәр кызган ки, алар полиция хезмәткәрләрен тукмыйлар һәм аларның хезмәт машиналарын җимерәләр.
Хәлләр киеренке төс алуы сәбәпле, Казахстан президенты Касыйм Жомарт Токаев милләткә мөрәҗәгать иткән. Ул власть бәреп төшерелмәячәк дип халыкны акылына килергә чакырган. Токаев Мангистау өлкәсендә һәм Алмата шәһәрендә 5 гыйнвардан 19 гыйнварга кадәр гадәттән тыш хәл кертү турындагы указ чыгарган. Президент митингка чыгучыларның законлы таләпләре җентекле өйрәнеләчәк дип вәгъдә биргән.
Сәяси аналитиклар билгеләвенчә, Көнбатышның протестларны үз файдасына борып җибәрүе мөмкин. Кыргызстанда да шуңа охшаш вакыйгалар булган һәм шуның нәтиҗәсендә властьны бәреп төшергәннәр иде.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас