

Украина Русия белән сугыш куптару хыялыннан ваз кичми. Былтыр ул ел буена Русия белән чик буенда хәрби күнекмәләр алып барды. Ахры бу эшен быел да дәвам итмәкче. Шушы көннәрдә Украина разведчиклары якын арада дошманга каршы сугыш алып бару буенча күнекмәләр үткәргән.
Былтыр ноябрьдә исә Украина хәрбиләре Кырым ярымутравына якын урнашкан Херсон өлкәсендә атышулар белән һәм хәрби авиация җәлеп итеп, сугышчан күнекмәләр үткәргән иде.
НАТОның Украинага төрлечә ярдәм күрсәтүе сер түгел. Аның корал белән дә, уртак хәрби күнекмәләр белән дә ярдәм итүе билгеле. Тик андый ярдәм һәрвакыт булырмы? Моңа украиннар үзләре дә ышанып җитми шикелле. Югыйсә, Украинаның Европа һәм Евроатлантика интеграциясе мәсьәләләре буенча премьер-министр урынбасары Ольга Стефанишина илдә хәрби киеренкелек көчәеп киткән очракта Көнбатыш ярдәменә зур өметләр багламаска чакырмас иде. "Без реалистлар булырга тиеш. Башка илләр сугышыр өчен үзләренең солдатларын җибәрмәячәк",- ди ул. Украина армиясе алгы сызыкта торды һәм торачак, дип тә өстәгән вице-премьер.
Аңа кадәр Украинаның элеккеге чит ил эшләре министры Павел Климкин 2022 елда "Русия белән сугышта" ил өчен җиңү шартларын атаган. Аның сүзләренә ярашлы, моның өчен Киевка көчле уенчы булырга кирәк. Климкин Украина властьларына дуслары һәм партнерлары белән үз уеннарын уйнарга, атап әйткәндә, вәгъдәләрен үтәргә кирәк дип чакырган.