Дөньяда ниләр бар?
5 гыйнвар 2022, 12:04

Әфганстан армиясен ныгыта

"Талибан " вәкилләре (Русиядә эшчәнлеге тыелган террор оешмасы) Әфганстан армиясенә керәчәк үлемгә баручы террорчылардан (террорист-смертник) торган махсус батальон булдыруы турында игълан иткән.

Әфганстан армиясен ныгытаӘфганстан армиясен ныгыта
Әфганстан армиясен ныгыта

Талибларның рәсми вәкиле Забиулла Мөҗәһид батальонның аларның махсус подразделелениеләре составына керүе һәм Оборона министрлыгы каршында эшлиячәге турында белдергән. Шулай ук зарурлык туган очракта армиягә хатын-кызларны чакырырга җыенганнар. Моннан тыш, элеккеге офицерларның булачак армия составына кертүләре мөмкин.
Үткән ел ахырында Әфганстанның оборона министрлыгы илдә даими армияне оештыру процессының 80 процентка тәмамлануы турында белдергән. Хәзер илнең кораллы көчләрендә 100 мең хәрби һәм гражданнар эшчеләре хезмәт итәчәк.

Фото: sputnik.by

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас