

2022 елда һава торышы былтыргы сыман холыксыз булачак. Шулай дип саный Бөтендөнья кыргый табигатьнең Русиядәге фондының "Климат һәм энергетика" программасы директоры, климатолог Алексей Кокорин.
Климатолог фаразларына ярашлы, температуралар рекордына һәм явым-төшемнең сәер бүленешенә әледән үк әзерләнә башларга кирәк. Чөнки тотрыксыз һава торышы формалашуының күпъеллык тенденциясе сакланачак.
Оптимистик караштан чыгып бәяләгәндә, йөз елдан соң планетаның күп өлеше өчен климат элеккечә калачак, ди Кокорин. Әмма барыбер дә корыткыч эсселәр, зилзиләле җил-давыллар, көчле бураннар даими чыгып торачак. Кешеләр кайсыбер урыннардан күченеп китәчәк. Чөнки авыл хуҗалыгы өчен төче су җитешмәве аркасында кайсыбер урыннарда тереклек итү мөмкин булмаячак. "Мондый очракта Җир шарының 10 процентлап халкы климат мигрантларына әвереләчәк", ди Кокорин.
Аның фаразларына караганда, әгәр кешелек дөньясы глобаль җылытуны туктата алмаса, климат бүгенге көн белән чагыштырганда ун тапкыр үзгәрәчәк. Ул чакта инде 10 процент түгел, ә җир шары халкының чирек өлеше качакларга әвереләчәк.