Дөньяда ниләр бар?
5 гыйнвар 2022, 12:12

"Атом-төш сугышында җиңүчеләр булу мөмкин түгел"

Атом-төш коралына ия булган 5 дәүләт: Русия, Кытай, АКШ, Бөек Британия һәм Франция лидерлары атом-төш сугышын булдырмау турында уртак белдерү ясадылар.

"Атом-төш сугышында җиңүчеләр булу мөмкин түгел""Атом-төш сугышында җиңүчеләр булу мөмкин түгел"
"Атом-төш сугышында җиңүчеләр булу мөмкин түгел"

Алар атом-төш сугышын булдырмау өчен кулдан килгән бөтен эшне эшлиячәкләрен белдерде.
Әлеге белдерү Мәскәү инициативасы белән әзерләнгән. РФ чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова белдерүенчә, аны атом-төш коралын таратмау турындагы килешүне тикшерү буенча X Конференция башлануга багышлап белдерергә җыенган булганнар. Ул Нью-Йоркта 4 гынйварда эшли башларга тиеш булган, әмма АКШта эпидемиологик хәлләр начараеп китү сәбәпле, кичектерелгән.
"Атом-төш сугышында җиңүчеләр булмаячак һәм ул беркайчан башланырга тиеш түгел",- диелә "бишле" атом-төш лидерларының уртак белдерүендә.
Атом-төш коралларына ия булган илләр җитәкчеләре бу җәһәттән үзара ихтирам һәм бер-берсенең мәнфәгатьләрен тану нигезендә сөйләшүләр алып барырга, үзара ышаныч дәрәҗәсен арттырырга һәм сугыш булдырмас өчен дипломатик алымнар эзләүне дәвам итәчәкләрен билгеләгәннәр.

 

Фото: daynr.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас