

АКШ дәүләт департаменты вәкиле АКШның атом-төш коралын саклау мөһимлеген аңлаткан. Ул бу турыда "Politico" басмасында белдерү ясаган.
" Без атом-төш коралын сугышлар һәм җиңүләр өчен сакламыйбыз. Ул дөньяда башкаларның көч кулланырга тырышып каравыннан яисә һичьюгында аны куллану белән янавыннан, аеруча Кушма Штатларның, аның союздашларының һәм партнерларының яшәеш кыйммәтләренә, хәвефсезлегенә һәм суверенитетына атом-төш коралы белән һөҗүм итү белән янавыннан сакланыр өчен, тынычлык һәм тотрыклылыкны саклар өчен кирәк", - дигән департамент вәкиле.
Инде ул атом коралларын урыннарыннан кузгатмасыннар инде. Чынлап та җиңүчеләр булмаячагы көн кебек ачык.